kalimah.top
a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 #

гыйлем (gylem) – биергә (biergya) كلمات اغاني

Loading...

[1 куплет]
әй! әй! безнең көй уйный
кичкә биергә яшьләр, җыела башлый
матур матур кызлар тезелеп басканнар
кыю егетлләр килгәнен көтеп торалар

әйдә әйдә энем, без уйлап тормыйк
бөтен җыелган халыкны селкетеп алыйк
басып кына торып вакытны тик үткәрмик
биеп бөтен кешегә без үрнәк курсәтик

карап торам бер чибәр кыз басып тора янымда
нишләп бик моңсу торасың, килче минем яныма
бас кызым әпипә, дигәмне көтмә син
бары тик синең биюеңне күрергә телим бит мин

якында торган егетләр кызыгып карый миңа
кыюрак булсагыз булырсыз минем урынымда
борчылып тормыйча гына үзеңне ал кулыңа
без әйткән сүзләрне тыңла һәм, узең дә кабатла

[припев]
әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
әйдә, кил син биергә

[2 куплет]
эй! эй! эй! эй! безнең көй уйнап тора
син, син, син, син синдә кил безнең яңга
оялып тормыйча гына кушыл безнең агымга
яхшы кәеф килми атламасаң алдына таба

мин дә элек шундый булдым оялып тора идем
ләкин хәзер фикерләрне бөтеннәй үк үзгәрттем
күрә торып минем хатаны син дә кабатлама
бөтен күәтеңне чыгарып бетер буген монда

сәгатеңә карап торып вакытыңны санама
иртәгә нишләрмен мин? _ дип башларынны катырма
иртән торып чәй эчәрсең чәк_чәк куеп алдыңа
безне тынла безне ишет барысы да шәп булла

аракы кирәкми безгә, кирәк тугел тәмәке
безнең кәеф хәрчакта да – югары күтәренке
баскан җирдән утлар чыга, бөтен дөнья яңгырый
сине монда чакырабыз әйдә кил дип кабатлыйк

[припев]
әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
әйдә, кил син биергә

[бридж]
безнеӊ көй уйный, ә без хаман биибез
өйгә кайтырга, без бүген теләмибез
көй кояш сыман, дөньяны җылыта
шартлаткыч кебек, бүлмәне яӊгырата

бие, бие, биегән бит әби белән бабаеӊ да
бие, җилкәләрне селкет аска_өскә, уӊга_сулга
оялмыйча тизерәк кушыл, башны борма кирегә
җыр мәгнәсе бары өч сүздә генә _ әйдә кил биергә!

كلمات أغنية عشوائية

اهم الاغاني لهذا الاسبوع

Loading...