kalimah.top
a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 #

гыйлем (gylem) – албасты(albasty) كلمات اغاني

Loading...

дуслар, хәзер мин сезгә әкият сөйлим
(гыйлем)
[1 куплет]
борын борын заманда безнең якларда
кара урман, янында, урнашкан авылда
тыкрыктан сулга киткән урамда
бер егет тора кечкенә йортта

агач рәшәткә артында ихата
иртән әтәч тавышы уята
сары яфраклар җиргә коела
егет дилбегә кигезә атына

балтаны кулына ала да арбага
утыра, юл тотыта урманга утынга
агачны аудара кискәли һәм яра
кыш, быел, мөгаен бик суык була

кире өйенә кайта кояш батуга
чәй эчеп утырганда өстәл артында
башын күтәреп карый _ коты алына
албасты басып тора аның янында

[припев]
минем йортымны басты
явыз һәм ач албасты
минем йортымны
явыз һәм ач албасты
минем йортымны басты
басты басты албасты
минем йортымны басты
басты явыз албасты

[2 куплет]
нишләргә микән соң мондый котычкыч хәлдә?
хуҗалыкны ташлап булмый ничек түзәргә?
бәлки ул миңа тимәс һәм озак тормас
иртәнгә аның бер нинди эзе дә калмас

борчулы төн озын булса да үтте
бер нинди дога да хәлләрне үзгәртмәде
караңгы төшкәч албасты кире чыга
куркыта һәм хуҗа урына үзен куя

көн саен нәпсе арта, югалып бетте ояты
аны тыя торган түгел, азып китте, тәмен тапты
сихер караш белән булган хәлне кинәт сыгып ала
тын алырлык та түгел җафа чыкты, бәла _ каза

күршеләр шикләнде һәм шулчакта чикләнде
тик безгә иярмәсен дип ишекләрен бикләде
авылны курку хисе, тиз арада каплады
мәкерле кунак белән егет үзе генә калды
[припев]
минем йортымны басты
явыз һәм ач албасты
минем йортымны
явыз һәм ач албасты

озын кулларын сузды
бөтен сулышны кысты
нишләп син мине борчыйсың?
явыз явыз албасты

[бридж]
караңгы бүлмә көпә_көндез
гүя пәрдә, кат_кат пәрәүез
чиктән чыгу, албасты уены
курку хисе аның коралы

тик егетнең өмете өзелми
ирексез тормышка ул хич килешми
әкрен әкрен кыюлык җыела
һәм һөҗүм итүче албастыга каршы чыга

[припев]
йортымны басты
явыз һәм ач албасты
минем йортымны
явыз һәм ач албасты
минем йортымны басты
басты басты албасты
минем йортымны басты
басты явыз албасты

басты басты басты
басты албасты
басты басты басты
басты албасты

кулларын сузды
бөтен сулышны кысты
ләкин син җиңеләчәксең
кәхар суккан албасты!

كلمات أغنية عشوائية

اهم الاغاني لهذا الاسبوع

Loading...