kalimah.top
a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 #

гыйлем (gylem) – адым (step) كلمات اغاني

Loading...

[куплет]
көн үтә, алда ни көтә?
хыял арттан этә, кая китә вакыт?
һәркем дә, омтыла бәхеткә
каян була аны табып?

хәрәкәттә бәрәкәт
тормыш үзе бит ул зур сәяхәт
ничек югалмаска аныӊ юлында?
сорауларга җавап табырга, шуӊа:

кирәк адым, адым
тагын бер адым
адым, адым, адым
тагын бер_ике адым

һәркешенеӊ үз ишеге һәм кыйбласы
һәм юлына карап сайлаган арбасы
фикерләр туры килми, уйлар аерыла
үзеӊ белгәнчә атла тормыш максатына

синеӊ һөнәр _ синеӊ байрак
ашлык җыя торган урак
куаныч китерә төгәл
кызыксынып кылган гамәл
исеӊдә тот бу сүзләрне:
«һич юк камиллекнеӊ чиге»
теләк белән барган юлда
бәхет атлый синеӊ янда

كلمات أغنية عشوائية

اهم الاغاني لهذا الاسبوع

Loading...