гыйлем (gylem) - яшь тама (tear drops) lyrics
[1 куплет]
мәхәббәт, мәктәп еллары
тыйнак егетнеӊ беренче адымнары
сыйныфташ кызына ошарга тырыша
аныӊ артыннан йөреп маташа
тик тормыш, сынаусыз бирелми
кызга тагын бер егет күз салып йөри
ул бай гаиләдән, үзен югары куя
кем бу ярышта җиңүче булып чыга?
дәрес, тәнәфес һәм соӊгы кыӊгырау
тыйнак егетебез бары тик дус булып кала
балачакны тәмамлый чыгарылыш кичәсе
һәм шулай чишелә мәхәббәт җәтмәсе
яӊа көн – яӊа адым, кунаклар, туганнар
теләкләр белән кызны кияүгә озаталар
җилдә җелферди ак туй күлмәге
мәктәп дустына гына, чакыру килмәде
хәлләр үзгәрде гаилә тормышында
вакыт тиз уза, гадәтләр алышына
тавыш күтәреп тәртип урнашыла
тыныч кына яшәп булмый шуңа
яшь гаилә йортта талаша
көн саен кабатлана шул ук бер тамаша
хисләр сүрелде, түземлек җитмәде
ачуга бирелде һәм кулын күтәрде
[припев]
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
нишләп карадыӊ аӊа
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
нишләп карадыӊ аӊа
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
нишләп карадыӊ аӊа
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
нишләп карадыӊ аӊа
[2 куплет]
киләсе тормышны болытлар каплады
уӊышлык агачын корылык басып алды
хыялда бәрәкәт, барлыкта хыянәт
бик тиз арада суынган мәхәббәт
гөрләп яшәп булмас кабат
алга очар каерылган канат
бәхет төзелми байлыкка карап
үзенчә уйлый язмыш карак
хәзерге заманда күп гаилә таркала
ихтирам бетә, хөрмәт югала
кем гаепле? кем ялгыша?
хәлне үзгәртеп булмый, пар аерылыша
вакыт дәвалар кичергән газапларны
якты көн әле алда – һич сүнми кояш нуры
ләкин йөрәктәге яра, төзәлсә дә авырта
һәм искә алган арада кире күз яшьләре тама
[припев]
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
нишләп карадыӊ аӊа
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
нишләп карадыӊ аӊа
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
нишләп карадыӊ аӊа
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
күз яшьләре тама
нишләп карадыӊ аӊа
كلمات أغنية عشوائية
- shahir af8 - kebahagiaan dalam perpisahan lyrics
- earth wind and fire - you are a winner lyrics
- earth wind and fire - wanna be with you lyrics
- earth wind and fire - the changing times lyrics
- earth wind and fire - my love lyrics
- earth wind and fire - lady sun lyrics
- earth wind and fire - the speed of love lyrics
- corpus omni domini - another day in paradise lyrics
- corpus omni domini - imago mortis lyrics
- corpus omni domini - monolith empire lyrics