
аигел feat. ildar vargan - чыкма судан كلمات أغنية
[текст песни “чыкма судан”]
тирән диңгез
тирән иде диңгезебез
без узышып йөзеп чыктык аны нигә
ә нинди наз белән тулы иде суы
мең ел элек без сикердек аңа бергә
текә ярдан
чыкма судан
чыкма судан
чыкма судан
чыкма судан
чыкма судан
чыкма судан
бу офыктан
кояш каны агып тора иде һәр кич
ә без карап тора идек аңа, сокланып, ерактан
хыяллана идек, беркөн куып җитеп диңгез читен
күрербез дип бу галәмне теге яктан
чыксак судан
нәрсә булыр
чыксак судан
чыксак судан
нәрсә булыр
чыксак судан
офык _ үткен пычак йөзе
киселәсең, сак бул, йөзеп
җитсәң _ ул ялтырап тора
ә тисәң _ кисеп аера
һавадан суны
гәүдәдән җанны
һавадан суны
гәүдәдән җанны
һавадан суны
гәүдәдән җанны
коры җиргә
дулкын ташлап киткән безне
без, тын да алмыйча, тизрәк очканбыз суынып беткән күгебезгә
нигә соң кояшка гына карап торганбыз юл буе
бер дә карамыйча күзгә
ә нинди хис бүләк иде безгә
хис җилендә без куышып, тузып беттек
без, тончыгып, бутап асны_өсне, күкне боздык
яңгыр булып яудым тиз_тиз
яшен булып, син, атылып стрелою вниз
баттың суда
баттың суда
кояш нуры _ пычак очы
киселәсең, сак бул, очып
җитсәң, ул ялтырап тора
ә тисәң _ кисеп аера
төннән көнне
миннән сине
һавадан суны
гәүдәдән җанны
төннән көнне
миннән сине
һавадан суны
гәүдәдән җанны
كلمات أغنية عشوائية
- bad boys blue - wouldn't it be good كلمات أغنية
- yung mulia - sonic كلمات أغنية
- nightmares on wax - citizen kane (rap version) كلمات أغنية
- him - the funeral of hearts (radio edit) كلمات أغنية
- yung ruggs - letemhaveit كلمات أغنية
- bekar - camo كلمات أغنية
- dan bremnes - it would have been enough كلمات أغنية
- georgia anne muldrow - long gone كلمات أغنية
- ken kamikita - 新しい日 (the new day) كلمات أغنية
- lelon - doubts كلمات أغنية