kalimah.top
a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 #

аигел (aigel) - barısı da bezdä كلمات أغنية

Loading...

[«barısı da bezdä» җырының текст]

[куплет 1]
җилдерәбез төнлә утырып
һәй, тукта_та_та машина
үбешәбез артта котырып
таксичы безне кума_кума
тәгәрмәч җирне әйләндерә
иреклек башны әйләндерә
алдыбызда нурлы иртәгә
озаталар менеп киртәгә
президент, патриарх, участковый, партком
әләкче, кремлебот һәм пропагандон
зет_җырчы, диван гәскәрләре
һәм роскомнадзор хезмәткәрләре

[кушымта]
у_у, ятим кала ватан, тукта, надан! кая китә!
этеш_төртеш — артык тырыш бу халыктан ава киртә
у_у, ятим кала ватан, тукта, надан! кая китә!
этеш_төртеш — артык тырыш бу халыктан ава киртә, ава киртә

[куплет 2]
(би_бикли, би_бикли, бикләнә)
безне бикли_бикли, би_бикли, бикләнә күрмәгез
безне йота_йота_йота шартламасын төрмәгез
вакытыгызны туздырасыз вакытыбызны урлый_урлый без
нишләсәгез дә барыбер сезне үзебез белән алмыйбыз
очабыз таңнан торып
һәй, тукта_та_та, самолёт
утырткан кала утырып
ябыша канатка тонкий лёд
ябыша канатка майор
ябыша канатка вахтёр
ябыша канатка военкор
тизлек арта
пилот уйната һардкор
кем агулы орлык сибәр
шул агулы арыш урыр
кем муеннарны сабынлар
үзе дә эреп ювылыр
кемһаваны кысып тоткан
ничек суларга оныткан
тавышыңны җиде кат сат
бер кат телеңне кисеп ат
[аутро]
бәрә җилләр битләребезгә
фәрештәләр җилкәләребездә
нәрсә кирәк — барысы да бездә
нәрсә кирәк — барысы да бездә
бәрә җилләр битләребезгә
фәрештәләр җилкәләребездә
нәрсә кирәк — барысы да бездә
нәрсә кирәк — барысы да бездә

كلمات أغنية عشوائية

كلمات الأغنية الشائعة حالياً

Loading...