аигел (aigel) - ул (ul) كلمات الأغنية
[оригинальный текст песни “ул”]
хәй_хәй, әтием
дәү үсә тәтиең
әни, әни, әнием
дәү үсә нәниең:
үсә_үсә, дәү үсә
яфрак ата — ата була
чәчәк ата — ана була
сына, ката, бата, буйсына
тудыра, үстерә, сындыра
kатыра, батыра, буйсындыра
сындыра_буй_буй_буй_буйсындыра
сындыра_буй_буй_буй_буйсындыра
ә беркөн берәү сынмый, катмый, батмый, буйсынмый
кем ул?
— ком ул, таң ул, тын ул, туры ул, тулы ул
яңа телең ул, яңа белем ул, яңа илең ул —
яна кәүсәсе, эссе тирәсе
утлы ботаклар үсеп кочаклар сине, ана:
— хуш
хуш
анам
мин янам
мин яңа
ут
атам, хуш
мин үзем атам — үзем ук
очам иске дөнья өстеннән —
иске дөнья бетә
узып китә җир йөзеннән кара күләгә _
мин яңа иртә
мин туармын иртәгә
яна_яна, җаным яна, яна, җанымны ярам
сынмыйм мин, сындырмыйм, буйсындырмыйм —
янам_яндырам
яна_яна, җаным яна, җаным, ян, яман ярам
сынмыйм, сындырмыйм, буйсынмыйм — янам_янам_яндырам
утлы тамырлары күкерт туфракларга үтәләр
тамырыңны көл итсәң генә коштай оча аласың, дияләр
ян, янар учак, оч, очкын
оч, янар канат, яндыр пар канатыңны
ул канат, ул каный
(яңа кан, яңа көн)
ул сынмый, буйсынмый
(кем ул, кем? кем ул, кем?)
ул энә, ул тегә яңа көн, яңа өн;
ул туа иртәгә _ кем ул, кем?
я, патша
сал йозак ишеккә
сал курку бишеккә
тик янып беткән өйгә йозак кирәкми
ә төбе черек бишек тишек:
курку ятып кала — төшеп китә бала
ул азат, ул канат, ул каный (яңа кан, яңа көн!)
ул сынмый, буйсынмый
(кем ул, кем?)
ул учак, ул яна, ул бора, ул бөгә
ул энә, ул тегә
ул туа иртәгә
туа иртәгә
кем ул, кем? — улың ул
кем ул, кем? — улың ул
кем ул, кем? — ул туа иртәгә
كلمات أغنية عشوائية
- massimo volume - sindrome di povertà كلمات الأغنية
- ron gilmore - pushing you down كلمات الأغنية
- desaster - the cleric's arcanum كلمات الأغنية
- the roots - game of thrones season 6 كلمات الأغنية
- espiroqueta - desaparecer كلمات الأغنية
- ron gilmore - the world كلمات الأغنية
- birdcage - lord's day كلمات الأغنية
- cloudy - these days... كلمات الأغنية
- ados - sabahtan geceye كلمات الأغنية
- sea smile - máxima كلمات الأغنية